

Кипкән җиләк-җимештә күпчелек файдалы (А, В1, В2, В3, В5, В6 витаминнары) һәм минерал матдәләр (тимер, кальций, магний, фосфор, калий, натрий) саклана. ️
100 г кипкән җиләк-җимештә 5 г аксым бар. Файдалы матдә һәм минераллардан тыш, кипкән җиләк-җимеш ашкайнатуны җайлаучы үсемлек җепселләренә бай. Алар эчәкләрдә бүртеп, тәннән артык холестеринны, агуларны һәм ризыклар белән бергә тәнгә эләгүче төрле химик матдәләрне чыгаручы эремәләр барлыкка китерә. ️
Иң мөһим һәм бердәнбер кимчелеге - җиләк-җимешне киптергәндә С витаминының күп өлеше таркалу.
*Йөзем йөрәк мускулларын, нерв системасын ныгыта, иммунитетны күтәрә, җиңелчә эчне йомшарта.
*Караҗимеш — кан басымын җайга сала, яман шешне кисәтә, сөякләрне ныгыта, эчне йомшарта.
*Күрәгә — холестеринны төшерә, эчәклек эшчәнлеген яхшырта, иммунитетны ныгыта.
*Инжир — температураны төшерә, ялкынсынуга каршы көрәшә.
*Финик — сөякләрне ныгыта, организмның инфекцияләрдән саклану көчен арттыра, ир-атларның көчен күтәрә