

Миндаль чикләвеге ашказаны кислотасын нейтральләштерә. Чикләвекне кайнар су белән юып, кабыгын чистартыгыз. Миндальне акрын гына чәйнәп, озаклап ашагыз.
Бәрәңге согы да сару кайнауны бетерә. Бәрәңгене вак угычтан уып, согын сыгыгыз да 2-3 аш кашыгы эчеп куегыз. Бу сокны ашар алдыннан эчәргә.
Минераль су да сару кайнауны баса.
Блендерда 2-3 салат яфрагын ваклап, 1 стакан салкын суга шуны кушып, аз-азлап кына эчегез.
Әгәр һаман сару кайнап интектерсә, дару ясагыз. Кофе тегермәнендә җитен бөртекләрен тарттырыгыз да, шушы онны герметик савытта саклагыз. Сару кайный башласа, 1 бал калагы җитен онын бер савыт җылы суда болгатып, аз-азлап эчегез. ️
Активлаштырылган күмер эчәргә була. Берьюлы берничә төймә күмер кабып, күп итеп су эчеп куегыз. ️
Ашказаны кислоталылыгын киметә торган рецептсыз сатыла торган дару препаратларын эчәргә мөмкин.
Тартасыз икән, бу гадәтегезне ташларга тырышыгыз.
Тазарак булсагыз, ябыгу файдага булыр. Ризыкны аз-азлап һәм яхшылап чәйнәп ашагыз; кыздырган, майлы, борычлы ризыклар белән артык мавыкмагыз; шоколад, газлы су һәм каһвәне дә чикләсәгез яхшырак булыр.
Авырлыгыгызны контрольдә тотарга һәм кысып торган киемнәр кимәскә тырышыгыз; шулай да табибка барып тикшеренеп кайтсагыз яхшырак. Ул, үз чиратында, ашказаны җәрәхәтенең, ашкайнату системасы белән бәйле башка төр авыруларның булу-булмавын ачыклар.