Файдалы киңәшләр
26 март 2023, 14:33

Бу ризыклар картаюны акрынайта

10-15 яшькә яшьрәк күренергә теләүчеләр өчен. 

Бу ризыклар картаюны акрынайтаБу ризыклар картаюны акрынайта
Бу ризыклар картаюны акрынайта

Антиоксидантларга бай булган бу ризыклар организмны озак вакыт картаюдан саклый.

1. Иң көчле антиоксидант - кара җимеш. Көненә аны 3-4не ашау да җитә. Ул ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген көйли, иммунитетны ныгыта.Йөрәк авыруларыннан интегүчеләр өчен дә файдалы.

2. Йөзем. Аны ким дигәндә 2 аш кашыгы ашарга кирәк. Йөземдә глюкоза һәм тимернең югары концентрациясе булганга күрә ул организмның кан җитештерүен арттыра, азканлылыктан дәвалый. Аннан тыш, бу җимеш ашказаны, бөерләргә файдалы.

3. Кәбестәнең барлык төрләре. Чи килеш ашагыз - яшьрәк күренергә ярдәм итәчәк;

4. Яшел чәй - ул матдәләр алмашын яхшырту сәләте белән билгеле.

5. Чөгендер-кан составын яхшырта,азканлылыктан бик файдалы.

6.Баллы борыч. Йөрәк-кан тамырлары эшчәнлеген яхшырта. Баллы борыч кешене атеросклероздан, йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан саклый.

7. Әфлисун - С витамины белән тәэмин итүче. Әлеге җимеш яшәртә, тән тиресен яхшырта, токсиннардан арындыра, нәтиҗәдә, ябыктыра, йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтергә ярдәм итә, кан басымын төшерергә булыша.

8. Кызыл виноград үзенең антиоксидант үзлекләре белән дан тота. Ул холестерин дәрәҗәсен киметә һәм кан тамырларында ялкынсынуны баса. Виноград төшләрендә булган А, Е һәм К витаминнары, шулай ук табигый май күзәнәкләрне ныгытуга һәм яшәртүгә ярдәм итә.

Фото:melonrich.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас