

Чәй - татар халкының иң яраткан эчемлеге. Чәйнең файдасын санап бетереп булмый.
*Анда 500 гә якын микроэлемент, аксым, аминокислота, углевод һәм витамин бар;
*Сусауны баса, көч кертә; әгәр арысагыз, башыгыз авыртса, дару йотарга ашыкмагыз, бер чынаяк куе чәй эчеп куегыз;
*Баш мие эшчәнлеген яхшырта, акыл активлыгын үстерә;
*Организмнан агулы матдәләрне, токсиннарны чыгара, файдалыларын тоткарлый, талчыгуны бетерә;
*Ашкайнатуны яхшырта, күтәренкелек хисе уята;
*Әгәр туңсагыз, бер чынаяк чәй сезне җылытып кына калмас, салкын тиюдән дә, зарарлы микроблардан да саклар;
*Бөтнекле, мәтрүшкәле чәйләр авыруларга каршы тору сәләтен арттыралар.
*Көн саен чәй эчү организмны С витаминына туендыра, җәй көне исә тир белән бүленеп чыккан кальций микъдарын тулыландырып тора.