Файдалы киңәшләр
24 март 2023, 10:20

Җомга киченә чәй янына

Хәлвәдән ләвәш.

Җомга киченә чәй янынаҖомга киченә чәй янына
Җомга киченә чәй янына

Хәлвәдән ләвәш.


Камыр өчен:
2 йомырка
1 ст җылы сөт
50 гр юеш чүпрә
300 гр ак май
3-4 аш кашыгы шикәр комы
Тоз
Он.

Камыр басарга һәм җылы урынга куеп торырга. Ул арада эчлек хәстәрлибез.

Эчлек:
300 гр хәлвә
3 йомырка
Куерак булса – 2, сыеграк булса 3-4 аш кашыгы каймак яки сөт өсте
2-3 аш кашыгы шикәр комы.
Барын да бергә яхшылап туглагач, камыр җәелгән табага салабыз һәм кырыйларын чәчәклибез дә мичтә пешереп алабыз.
Тәмле булсын, дуслар! Пешергән әйберем түгел, бүлештем.

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас