

Гемоглобинны күтәрү өчен халык чаралары:
️1. 300г чи кишер + 300г чи чөгендер кирәк була. Икесен кушып, угычтан уарга, катнашманы суыткычта сакларга кирәк. Аны иртәнге ашка 30 минут кала 1 аш кашыгы кабарга була. ️Бер атнадан гемоглобин күтәрелергә тиеш.
2. Кишер сутын атнасына өч-дүрт тапкыр берәр стакан эчәргә кирәк. Бер стаканга якынча 500 грамм кишер туры килә (аллергия булмасын, сак булыгыз).
3. Төрле күләмдәге күрәгә, караҗимеш һәм өрекне иттарткычтан үткәрегез. Әлеге массаны бал белән болгатыгыз. Иртән ач карынга 1 аш кашыгы кулланыгыз.
4. Җитешкән яки киптерелгән гөлҗимешкә кайнар су агызыгыз да төнгә төнәтергә калдырыгыз. Соңыннан чәй урынына эчегез. Табиб белән киңәшләшү зарур.
5.Гемоглобин күрсәткечләрен үзгәртергә теләсәгез, рационыгызга түбәндәге продуктларны кертегез
Гемоглобинны күтәрә:
*Ит (бавыр, сыер ите).
*Балык.
*Җиләк-җимешләр (аеруча гранат, алма, хөрмә, балан, җиләкләр).
*Яшелчәләр (чөгендер, кәбестә, кишер).
*Киптерелгән җимешләр (иөзем, күрәгә, караҗимеш).
*Әстерхан чикләвеге.
*Боткалар (карабодай, солы).
*Яшел һәм үлән чәйләре (ромашка, гөлҗимеш).