Кишер суы гына дип карыйбыз да, ә чынлыкта исә ул бөтен организм өчен бик файдалы икән.
*Кишер суы В, С, Д, Е, К витаминнарына бай, анда А витамины күп (аеруча күзләр өчен файдасы зур).
*Кишер суы аппетитны күтәрә, ашказаны-эчәк системасы эшчәнлеген, тешләр структурасын яхшырта.
*Йөкле хатын-кыз соңгы айларында көненә 300 мл. кишер суы эчсә, бала тудырганда сепсис (кан агулану) булмый.
*Кишер суы эчкән хатын-кызның сөте сыйфатлы була. Шуңа күрә йөкле һәм бала имезүчеләргә кишер суы эчәргә киңәш ителә.
*Кишер суындагы матдәләр күзләрнең күрү сәләтен яхшырта.
*Кишер суы төрле шешләрне (яман шешне дә) дәвалаганда ярдәм итә.
*Тән тиресе корыганда, гомумән, тире авыруларын дәвалаганда ул бик файдалы.
*Кишер суы эндокрин (эчке әгъзалар) системасын дәвалый, аны ир-атларга җенси көчсезлектән, хатын-кызларга бала таба алмаганда кулланырга киңәш ителә.
Гомумән, кишер суы кыйммәтле даруларны алмаштыра ала.