Файдалы киңәшләр
17 март 2023, 16:32

Йокларга ятар алдыннан сериаллар карыйсызмы?

Белгеч бу хакта фикерен әйтә. 

dr-web.rudr-web.ru
Фото:dr-web.ru

Сомнолог, Сеченов университетының йокы медицинасы бүлеге мөдире Махаил Полуэктов РИА Новости белән әңгәмәсендә йокы алдыннан сериаллар карауның уңай нәтиҗәсе бар, дип белдерде. Аның сүзләренчә, табиблар моны файдалы дип саный, чөнки шул рәвешле вакыт үткәрү көндезге эшләрдән арынырга һәм организмны тынычландырырга ярдәм итә.
"Сериаллар карау көндезге актив эшчәнлектән арыну варианты булып тора. Һәм организмны тыныч режимга күчерергә булышлык итә", - ди белгеч һәм сомнологлар сериалларны йокларга ятарга бераз вакыт кала карарга киңәш итә, дип тә өсти.

Эксперт фикеренчә, кеше шул рәвешле ниндидер таныш һәм күңелгә рәхәт халәткә чума, ә бу халәт нерв системасы ял итүгә булыша. Белгеч шуны да ассызыклый: сүз тыныч сериаллар турында бара, кешене нерв киеренкелегенә дучар итә торган фильмнар турында түгел.

Ә сез тынычлап йокыга талыр өчен нишлисез, дуслар? 

Чыганак: lenta.ru

 

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас