Файдалы киңәшләр
15 март 2023, 05:45

Карап йөртсәң генә

Язын аеруча тырнаклар тәрбиягә мохтаҗ.

freepik.comfreepik.com
Фото:freepik.com

*Диңгез тозында  тырнаклар өчен кирәкле барлык минераль матдәләр бар. Шуңа күрә диңгез буена барып кайтканда, тырнаклар ныгып, үсеп китә. Көн саен яки көн аралаш 2-3 атна дәвамында диңгез тозы белән ванночкалар эшләргә тырышыгыз. Аны 2-3 аш кашыгы тозга 1 стакан җылы су исәбеннән ясагыз. Шуннан соң тырнакларга крем да сөртеп куйсагыз, тагын да яхшы! Шунысы мөһим: диңгез тозы төрле буягыч матдәләрсез һәм ароматизаторларсыз булырга тиеш.

*Тырнаклар өчен лимон да бик файдалы. Икегә бер нисбәтеннән лимон суы һәм җылы су алып, тырнакларны ныгыта торган "ванна" ясыйбыз. Әлеге суда тырнакларны ун минут тотабыз.

*Тырнакларга "лимон маскасы" да эшләргә була. Лимонны кисеп, тырнакларны лимон кисәкләренә батырабыз. 10-15минут дәвамында тотабыз. Соңыннан кулларны чайкатабыз һәм тырнакларга нинди дә булса май сөртеп куябыз. Мондый масканы атнага 1-2 тапкыр эшләргә кирәк.

*Лимон согы белән диңгез тозын кушып эшләнгән ванночкалар - шулай ук яхшы. Берничә калак лимон согына берничә чеметем диңгез тозы салабыз һәм тырнакларны 15-20 минут әлеге массада тотабыз. Соңыннан җылы су белән чайкатабыз.

*Зәйтүн мае, шулай ук абрикос, виноград, авокадо майлары һ.б. - барысы да тырнаклар өчен файдалы. Майлар ярдәмендә массаж, ванночка, компресс эшләргә мөмкин.

*Йод шулай ук тырнакларны ныгытырга булыша. Аны диңгез тозы салынган ванночкага да өстәргә мөмкин (1стакан җылы суга 1 аш кашыгы диңгез тозы һәм 4-5 тамчы йод). Атнага 1-2 тапкыр тырнакларның үзләренә дә йод сөртеп алу комачауламас. Йодның төсе тырнаклардан 4-5 сәгатьтән югала, ә кутикулага тигермәскә тырышырга кирәк.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас