

Табиб-эндокринолог Арина Тертышная кемгә кефир эчәргә яраганлыгын, ә кемгәдер ярамаганлыгын атады.
Организмның кайбер үзенчәлекләре бу эчемлектән файда алырга мөмкинлек бирми.
"Кефир лактобактерияләр һәм бифидобактерияләр күп булган кешеләргә ярамый. Лактозага түзә алмаучылар да бар. Ашказаны-эчәк трактында гөмбә булганнарга да кефир ярамый", - диде табиб.
Шул ук вакытта күпчелек кешеләргә кефирдан баш тартырга кирәкми. Ул ризыкны яхшырак үзләштерергә булыша. Әгәр организмда бифидобактерияләр һәм лактобактерияләр җитәрлек булмаса, кефир кирәк.
Чыганак: lenta.ru