Файдалы киңәшләр
9 март 2023, 07:00

Келәм чистара

Болай эшләп караганыгыз бар идеме?

freepik.comfreepik.com
Фото:freepik.com

Келәм җәйгәч аны чистартып тору хәстәрен дә онытамаска кирәк. Йорт хайваннары, кечкенә бала булган өйдә келәмне чистартасы гына түгел, начар исләрдән арындырасы да бар. Бу эштә чәй содасы һәм аш серкәсе ярдәм итәчәк.

Келәмгә чәй содасы сибәргә һәм 30 минут тоткач, тузан суырткыч белән чистартырга була. 1 л суга 1 аш кашыгы 9 %лы аш серкәсе кушып, пульверизатор ярдәмендә сиптерергә мөмкин. 30 минут торгач, тузан суырткыч белән чистартырга кирәк.

Нык пычранган келәмгә көчлерәк эремә ясарга кирәк. 4 аш кашыгы аш серкәсенә 1 аш кашыгы чәй содасы һәм паста барлыкка килерлек итеп су өстәргә. Чәй содасы белән аш серкәсе реакциягә керә, күбекләнә, шул чакта аны тапларга ышкып өлгерергә кирәк. Күбек пычракны өскә тартып чыгара.

Кышын келәмне кар өстендә чистартып, сафландырып та була. Югарыдагы киңәшләргә колак салып, сез дә шулай эшләп карагыз әле, келәм күзгә күренеп сафланып, чистарып калыр.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас