Файдалы киңәшләр
7 март 2023, 04:25

Томау төшкәндә танауга суган суы салырга ярыймы?

Кайбер кешеләр аны дару урынына куллана. 

Томау төшкәндә танауга суган суы салырга ярыймы?Томау төшкәндә танауга суган суы салырга ярыймы?
Томау төшкәндә танауга суган суы салырга ярыймы?

 Суган - бик файдалы яшелчә, әлбәттә. Ул дарулар да җи­ңә алмый торган зарарлы бактерияләрне юк итәргә сәләтле. Әмма танау тыгылганда аның суын борынга тамызырга ярамый, ул лайлалы тышчасын яндыра, киптерә. 

Томау төшкәне сизелә башлау белән, тиз арада аякларны җылыту ягын карарга кирәк. Йокларга ятар алдыннан аякларны башта горчица салынган кайнар суда тотарга, аннары тиз генә салкын су коеп, яхшылап сөртергә һәм оекбаш киеп, юрган ябынып ятарга кирәк. Өйдә торганда йон оекбаш эченә горчица порошогы сибеп киеп йөрсәң дә, томау тиз үтәчәк. Ромашка төнәтмәсе яки ак чыршы мае тамызылган кайнар су белән ингаляция ясау да файдалы.

Фото: drbedrizov.ru

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас