

*Иссез сумка
Сумкагызда тәмсез ис барлыкка килдеме? Анда бер көн кулланылмаган пакетлы чәй салып йөрегез.
*Чиста торбалар
Канализация торбаларын чистарту өчен тоз кулланыгыз. Аны торбага салыгыз һәм кайнаган су белән юдырып җибәрегез.
*Чиста үтүк
Үтүктәге кызган эзләрне нашатыр спирты һәм уксус катнашмасы бетерә. Йомшак чүпрәкне шул катнашмада чылатып, үтүкне сөртегез.
*Яшелчә ашы
Яшелчә ашына лавр яфрагы, кара борыч һәм башка төнәтмәләр салмагыз. Иң яхшысы - яшел үлән, ул файдалырак та, тәмлерәк тә.
*Кухнядагы чисталык
Ризык турый торган такталарны уксус салынган су белән чистартып торыгыз. Азык-төлекне идеаль чиста тактада кисегез.
*Үсемлек мае
Салатка үсемлек маен тоз, уксус һәм борычтан соң гына салыгыз. Исегездә тотыгыз: тоз майда эреми.
*Салкын компот
Кайнар компотны тизрәк суытырга кирәк булса, күстрүле белән салкын су салынган зуррак кәстрүлгә утыртыгыз.
*Тәмле карабодай
Карабодай боткасы тәмле булсын өчен, аның суы ярмадан ике тапкыр күбрәк булырга тиеш. Кәстрүлнең капкачын каплагыз. Ботканы башта тиз утта, аннан сүрән утта пешерегез.
*Чәчәкләр
Вазага берничә тамчы савыт-саба юа торган сыекча тамызсагыз, кыр чәчәкләре озаграк торыр.
*Чисталык
Ваннаны агарту өчен: 2 аш кашыгы кальцийлы содага 2 аш кашыгы чәй содасы кушып, әлеге катнашманы ваннага сылагыз. Ул алдан чылатылган булсын. 5 минут тотканнан соң, шуның өстенә 50 грамм уксуска 50 грамм агарткыч (отбеливатель) кушып, сылагыз. Ярты сәгать тоткач юып алыгыз.
*Челтәрләр
Әгәр бүлмәгездә ак синтетик челтәр бар икән, аны юып киптергәндә кояш нурлары төшмәслек җиргә элегез.
*Кер юу
Кайбер тукымаларны аерым юарга кирәк. Кер өчен капчыкларны кибеттән алырга ашыкмагыз, моның өчен гап-гади юрган тышлыгы да бара.
*Макарон пешерү
Ваграк макаронны пешеп чыкканчы кайнатмагыз. Су кайнап чыккач, макаронны салып бутагыз да, газны сүндереп, кәстрүл капкачын каплагыз. 10 минуттан әзер булачак.
*Һаваны сафландыру
Исле маегыз беткәч, аның флаконын ташларга ашыкмагыз. Дозаторын алып, флаконга су салыгыз һәм шунда берничә агач таякчык тыгып куегыз. Алар хушландырылган дымны сеңдереп, һавага таратып торачак.