

Баш мие картаймасын өчен нәрсәләр ашарга?
Шалфей
Хәтерне яхшырта. Аны ешрак кулланырга тырышыгыз. Шулай ук үлән төнәтмәсе гастрит, бөер һәм бавыр авырулары вакытында кулланыла.
Брокколи
Баш мие эшчәнлеген яхшырта торган К витамины чыганагы. Шулай ук ул ябыктыру, яман шештән саклау һәм иммунитетны ныгыту үзлегенә ия.
Кабак теше
Анда организм һәм баш мие өчен бик кыйммәтле матдә - цинк бар, ул хәтерне яхшыртырга ярдәм итә.
Әстерхан чикләвеге
Баш мие эшчәнлегенә уңай йогынты ясый. Моны күп кенә фәнни тикшеренүләр, кимерүче җәнлекләр өстендә уздырылган экспериментлар раслый. Бу чикләвекләр — биотин, омега-3, В төркеме витаминнары чыганагы. Болар барысы бергә стрессны һәм борчылуны киметә, шулай ук игътибар һәм зиһен күрсәткечләрен яхшырта, нейродегенератив бозылулар куркынычыннан саклый.
Шпинат
Нерв күзәнәкләренең сәламәтлеген саклый, баш мие эшчәнлеген активлаштырырга ярдәм итә. Яшел яфраклары С, В1, В2, Е, Д, Р витаминнарына, каротинга бай, аларда аксым, тимер, фосфор һәм кальций тозлары бар. Шпинат организмнан токсиннарны һәм шлакларны чыгара, кандагы гемоглобинны нормада тотарга ярдәм итә. Яшел шпинатның яман шеш авыруларын булдырмау өчен дә файдасы зур.
Балык
Майлы балыкта омега-3 майлы кислота бар. Диңгез продуктлары йодка да бай. Йод кан тамырлары тышчасын һәм баш мие тамырларын ныгыта.
Өстә санап үтелгән ашамлыкларны ешрак куллансагыз, гомерегез озын, хәтерегез яхшы булыр.
Фото: apral.ru