Файдалы киңәшләр
3 Марта 2023, 10:59

Ни өчен чери башлаган җимеш ашарга ярамый?

Сәбәбен белгән кеше беркайчан да андыйны алмый. Сез дә укыгыз! 

Ни өчен чери башлаган җимеш ашарга ярамый?Ни өчен чери башлаган җимеш ашарга ярамый?
Ни өчен чери башлаган җимеш ашарга ярамый?

Черегән җимешләрдә микроблар барлыкка килә һәм күгәрә. Кайбер кешеләр алманың черек җирен кисеп ташлый да, матур җирен ашый. Ә күгәргән җире аның күзгә күренмәскә дә мөмкин. Алай ярамый. Чөнки "чир" аның бөтен җиренә дә инде таралган була.

Күгәрек һәм черекне ашагач, организм агулана. Бу сәламәтлек өчен бик зарарлы. Гомумән, күгәргән азык кешедә яман шеш авыруы китереп чыгарырга мөмкин. Бигрәк тә - бавыр һәм бөердә.

Шуңа күрә, сак булыгыз, дуслар. Кибеттә яки базарда, очсыз булуына кызыгып, бозыла башлаган җимешләр алмагыз. 

Автор фотосы. 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас