Файдалы киңәшләр
28 февраль 2023, 03:05

Манго картайтмый!

Бу җимеш нинди витаминнарга бай икәнен белсәгез, аны сез еш ашар идегез. 

Манго картайтмый!Манго картайтмый!
Манго картайтмый!

Дуслар, сез манго яратасызмы? Безнең халык өчен ул чит җимеш, әлбәттә, ә менә җылы якларда, әйтик, Һиндстанда мангоны җимешләр патшасы дип йөртәләр. Бу агач һәр йортта диярлек үсә, һәм анда аның хөрмәтенә хәтта фестивальләр үткәрәләр.

Мангоның 40ка якын төре бар. Ул Малайзиядә һәм Азиядә ул күптәннән билгеле. XVI гасыр башында манго Африкага, аннары Көньяк Америкага кертелә.

Ни өчен аны чит илләрдә шулай яраталар соң? Чөнки манго витаминнар хәзинәсе. Анда якынча 20 төрле файдалы минераллар һәм витаминнар бар, шул исәптән С, К, Д, Е һәм В витаминнарына, магний, калийга да бай. Манго йөрәк-кан тамырлары системасына көйле эшләргә ярдәм итә, ашказаны авырулары белән көрәшә, иммунитетны ныгыта, күзләргә дә файдалы - күрү сәләтен арттыра һәм хәтта яман шеш авыруларына да каршы тора ала.

Манго шулай ук тире һәм чәч өчен дә файдалы. С витаминының югары булуы күзәнәкләрнең үсүе һәм яңарышы өчен җаваплы коллаген җитештерүне стимуллаштыруга ярдәм итә. Димәк, манго картаюны акрынайна, тәндә җыерчыклар вакытыннан алда барлыкка килүдән саклый.

Витамин туплыйм дигән кешегә бу җимешне ел әйләнәсендә сатып алып ашарга була.

Фото: phonoteka.org

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас