Файдалы киңәшләр
27 февраль 2023, 09:00

Иммунитетны ныгыта

Бәрәңгенең согы да файдалы.

Иммунитетны ныгытаИммунитетны ныгыта
Иммунитетны ныгыта

Икенче икмәк саналган бәрәңгенең согына кадәр файдалы.

*Ул иммунитетны ныгыта, холестерин күләмен киметә.

*Моннан тыш бәрәңге согы бавыр белән үт куыгын агулы матдәләрдән чистарта, ашказаны-эчәклек тракты эшчәнлеген дә яхшырта.

*Аның ярдәмендә икегә аерылган чәч очларын да дәвалыйлар. Моның өчен чәч төбенә бәрәңге согы сөртеп, 20 минут тоткач, юып төшерергә кирәк.

* Ул 4-5 атна эчендә – гастрит, колит авыруларын бетерә. 6 – 8 атна эчендә аның ярдәмендә ашказаны җәрәхәтеннән котылырга мөмкин. Бәрәңге согы 10 минут эчендә бозыла. Шуңа күрә аны сыгу белән эчәргә кирәк.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас