

Тел кура җиләге кебек кызыл төстә булса, организмда йогышлы авыру барлыгын яки үпкә ялкынсынуын күрсәтә.
Тел кызыл төстә икән, димәк йөрәк һәм үпкә системалары эшчәнлеге бозылган, кан авырулары, йогышлы авырулар бар.
Куе кызыл төс бөерләрдә проблемалар булуы турында сөйли.
Телнең аскы өлеше зәңгәрләнеп торуы йөрәк-үпкә һәм кан әйләнеше бозылуы аркасында булырга мөмкин.
Шәмәхә төстә икән - кан һәм үпкә авырулары барлыгын хәбәр итә.
Телнең кансыз кебек агарып торыу - анемия билгесе, организмның хәлсезләнүен күрсәтә, тимер матдәсе җитешми.
Телнең аскы өлеше агарып торуы үт һәм бавыр авырулары турында сөйли.