Файдалы киңәшләр
22 февраль 2023, 16:00

Лимонлы коктейль

Чирне бер-ике көндә юк итә.

Лимонлы коктейльЛимонлы коктейль
Лимонлы коктейль

Чирне бер-ике көндә юк итә.

 

 Халык медицинасын хуп күрүчеләр, бу эчемлек салкын тиюне 1-2 көндә юк итә, дип ышандыра. Аны болай әзерлиләр. 1,5 литр кайнаган җылы суга бер лимон суты, 1 грамм аскорбин кислотасы һәм ике калак эре тоз салырга кирәк. Яхшылап бутарга. Көненә бер стакан эчәргә. Биш көн кулланырга була.

Кайнар чәйгә зәнҗәбил, бал кушып эчсәгез дә бик яхшы булыр.

 

Лимон белән чәй эчү дә микробларга һәм салкын тиюгә каршы яхшы көрәшә. Әгәр дә инде сез хәлсезлек, тамагыгыз авыртуын сизә башладыгыз икән, лимон сутын чәйгә сыгып эчәргә киңәш ителә.

 

Салкын тию, гадәттә, төчкергәндә яисә ютәлләгәндә һава-тамчы юлы аша йога. Шуңа күрә:

– кулларыгызны сабынлап юыгыз;

– көненә берничә тапкыр тозлы су белән танавыгызны чайкатыгыз;

– даруханәләрдә танау юдырыр өчен сатылучы махсус спрейларны да кулланырга мөмкин.

Фото: podacha-blud.com

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас