

Балның сәламәтлеккә файдалы булуын һәркем яхшы белә. Шулай ук матурлык чыганагы да ул. Баллы косметика тирене йомшарта, шома итә.
Баллы битлекләр ясау ысуллары түбәндәгечә:
*Бер аш кашыгы балга бер йомырка сарысы кушып болгатыгыз. Катнашманы 10-15 минутка битегезгә ягыгыз. Соңыннан җылы су белән юып төшерегез. Бу битлек коры тирегә җыерчыклар чыкмасын өчен файдалы.
*Ике кашык эремчеккә бер аш кашыгы бал, берничә тамчы үсемлек мае кушып болгатыгыз һәм битегезгә, муеныгызга сөртеп, 10 минут тотыгыз. Соңыннан җылы суга чылатылган сөлге белән сөртеп алыгыз.
*Бер йомырка сарысына бер кашык үсемлек мае кушып, яхшылап болгатыгыз. Бу катнашмага ярты әфлисун согы һәм ярты кашык бал кушып, битегезгә сөртегез. 15 минуттан җылы су белән юып төшерегез.
*Арыган бит тиресе, муен өчен битлек. Тигез күләмдә кыяр согы һәм бал кушып ясалган катнашма сөртегез һәм 15-20 минуттан җылы су белән юып төшерегез.
*Биттәге җыерчыклардан котылу өчен 1 аш кашыгы сыек балга 1 аш кашыгы җылы сөт кушып болгатыгыз һәм битегезгә сөртеп, 20 минут тотыгыз. Җылы су белән юып төшерегез.
Әлбәттә өй шартларында балны косметик чара буларак кулланганда, аллергия булмасын өчен, башта бер урынга сөртеп карагыз. Шулай ук битендә капиллярлары киңәйтелгән кешеләргә дә әлеге баллы битлекләр ярамый.