Файдалы киңәшләр
22 февраль 2023, 11:05

Бәрәңге парында тору зыянлы

Табиблар элек-электән килгән бу ысул белән дәваланырга кушмый. 

Бәрәңге парында тору зыянлыБәрәңге парында тору зыянлы
Бәрәңге парында тору зыянлы

 Томау, ютәл төшеп чирләгәндә күпләребез элек-электән килгән халык ысулы - бәрәңге парында тора. Эссе пар тыгылган танауны бераз вакытка ача, тын алу да иркенәеп киткәндәй була. Ләкин бу борынгы ысул файдасыз гына түгел, хәтта зарарлы да, чөнки ул тын юлларының ялкынсынуына китерә.

Бәрәңге пары сулыш алу органнары тукымаларына үтеп керә алмый һәм аның организм өчен файдалы матдәләре дә юк. Бу процедура микроблар белән дә көрәшми. Иң куркынычы - бронхит китереп чыгарырга мөмкин.

Бәрәңге буының температурасын белеп булмый, ул бик эссе, яки кайнар да булып, шул рәвешле тавыш ярыларына зыян салырга мөмкин.

Кайнар бәрәңге пары йоткылыкны, тамакны ялкынсындырып, анда шеш барлыкка китерергә, сулыш алу, селәгәй бүлеп чыга торган функцияләрне дә бозарга мөмкин.

Шуңа күрә, чирләгән вакытта тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә һәм аның киңәшләренә колак салырга кирәк.Сәламәт булыгыз!

Фото: fishki.net.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас