

Күз кабагы
Күз кабаклары тонык алсу төстә булырга тиеш. Ак төс - канның сыегаюы, ачык кызыл - трахома билгесе. Бу очракларда табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Күбрәк яшелчә, составына тимер кергән дарулар, кипкән җимешләр кулланыгыз.
Яңакларның төсе
Ачык кызыл яңаклар, гадәттә, артык югары кан басымы турында сөйли. Ә яңак тиресенең корылыгы дөрес тукланмаудан килеп чыга. Аннан котылу өчен яшелчә, кыяклы үсемлекләр, яшел тәмләткечләр, җиләк-җимеш ашагыз.
Борын уртасы
Борындагы шартлаган капиллярлар кандагы шикәр проблемасына ишарә ясый. Кофе, шикәр, алкоголь куллануны чикләгез.
Борын биле
Әгәр анда вертикаль җыерчыклар барлыкка килсә, бавыр һәм үт куыгын тикшертегез. Майлы ит, майда пешерелгән әйберләр ашамаска тырышыгыз.
Тимгел һәм җыерчыклар
Алар, гадәттә, ит һәм аксымны кирәгеннән артык ашаудан барлыкка киләләр. Балык, сыр, кош итләре, майсыз сөт ашау тимгелләрдән котылырга ярдәм итәр. Тимгелләр каракучкыл булса, баллы эчемлекләр һәм дарулар эчмәскә тырышыгыз.
Борын очы
Әгәр ул шешенгән һәм каты икән - сез артык күп май һәм сыр ашыйсыз бугай. Әгәр кызыл икән — күп тоз һәм алкоголь кулланасыз. Димәк, шул әйберләрне киметергә туры килер.
Авызда ут янса…
*Тәм сизү бозылу - авыру башлану билгесе. Авырудан терелә башлаган кешенең тәмгә сизгерлеге бик югары була. Ашказаны-эчәк авырулары вакытында, психика үзгәргәндә дә ризык тәме башкачарак булып тоелырга мөмкин.
*Үлән я салам тәме - көннән-көн артыграк ашау галәмәте. Ашказаны барлык «йотылган» ризыкны да эшкәртеп өлгерә алмый һәм ул бозыла башлый.
Бик әче ризыкларга ияләшкән кеше дә еш кына шундый тәмнәр сизәргә мөмкин.
*Черек тәме килү - цинга авыруы билгесе.
*Лайла, ләм тәме килгән сыман булу - үпкә авыруларына хас.
*Әче тәм - эчүчелек, хатын-кыз авырулары вакытында була.
*Татлы тәм - организмда үлек җыелу билгесе.
*Әче әрем тәме - үт сыеклыгы күплектән.
*Металл тәме - тән кызышканда, температура күтәрелгәндә яки кисәк төшкәндә була.
*Тәм сизү бик көчәеп яки түбәнәеп китсә ревматизм һәм үзәк нерв системасы авыруы билгесе.
*Телгә бетчәләр чыгуның сәбәбе -ризыклар бер-берсе белән ярашмый дигән сүз.
*Тел кызышу - температура күтәрөлү, азканлылык авыруларына хас.