Файдалы киңәшләр
19 февраль 2023, 06:29

Аяк асты боз булса

 Таеп егылмас өчен...  

Аяк асты боз булсаАяк асты боз булса
Аяк асты боз булса

 Таеп егылмас өчен...

 

Бүген шактый суыткан. Термомтер баганалары 27 салкынлык күрсәтте. Алдагы көннәрдә җепшетеп торган иде, тагын бозлавык хасил булгандыр инде. Тышка чыкканда нинди аяк киеме кияргә? Егылу куркынычын киметү өчен, аяк киемен берничә ысул белән хәвефсез ясап була.

 

Әгәр итек табанына бер кисәк киезне  “Момент” җилеме белән ябыштырсагыз, 1-2 атна таймыйча йөрерсез.

* Наждаклы кәгазь дә, киез кебек үк, җилем ярдәмендә ябыштырыла. Аның файдасы 3-4 атнага җитәргә мөмкин, ул чыдамрак.

* “Супер” җилем белән чиста, коры итек табанына бизәкләр ясагыз һәм киптерегез. Мондый алым бозлавыкта 1-2 атна таймыйча йөрергә булышачак.

* Лейкопластырь ярдәме 1-2 көнгә җитә. Лейкопластырьны 3-4 сантиметр озынлыгында кисеп алып, аяк киеме табанына берничә урынга ябыштырыгыз. Аның файдасы кышкы салкын көннәрдә генә булачак, җепшектә ул тиз кубып әйләнеп төшәр.

* Инде бу ысуллар да ярдәм итмәсә, аяк киеме остасына барып, итек үкчәсенә полиуретан “набойка” суктырыгыз.

    Фото: news.myseldon.com

 

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас