Файдалы киңәшләр
17 февраль 2023, 08:44

Киви ашагыз!

Бу кечкенә җимештә С витамины әфлисунга караганда да күбрәк.

Киви ашагыз!Киви ашагыз!
Киви ашагыз!

Сез киви яратасызмы? Кыш айларында аны ешрак ашарга кирәк. Чөнки ул бик күп витаминнарга бай.

Тикшеренүләр күрсәткәнчә, кивида А, В, С витаминнары, шулай ук калий, магний кебек минераль матдәләр бар. Чагыштыру өчен шуны әйтик - бу кечкенә җимештә С витамины әфлисунга караганда да күбрәк. Бу витаминнар кеше организмындагы холестеринны киметүгә, йөрәк мускулларын, иммун системасын ныгытуга булышлык итә. Кешенең физик сәләтен үстерүгә һәм хатын-кызларга күкрәк яман шешеннән дә сакланырга ярдәм итә. Шуңа күрә, көн саен 1-2 киви ашасагыз, иммунитетыгыз ныклы булыр һәм чирләргә бирешмәссез. 

 

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас