

Сөләйман балыгын "файдалы балык" исемлегеннән сызып ташласагыз да була.
Соңгы тикшеренүләр нәтиҗәсендә, фермаларда үстерелгән сөләйман балыгының (лосось) файдасына караганда зыяны күбрәк булуы ачыкланган. Аларның азыкларына «эндосульфан» дип аталган химик матдә кушалар икән. Эндосульфанны Европада инде күп еллар куллану тыела, ә бездәге фермалардан алынган балыкларда бу токсин нормадан 10 тапкырга артып китәргә мөмкин, ди белгечләр.
Зыянын белә торып, ни өчен аны кушалар икән соң? Экологлар сүзләренчә, алар ясалма үрчетү вакытында бу рәвешле сөләйман балыгына зыян сала торган төп бәла – балык бете белән көрәшәләр икән. Ә Европада андый проблема юк микән? Сораулар күп, әмма җавап юк.
Кыскасы, сөләйман балыгының диңгездә тотылганы гына файдалы.