Файдалы киңәшләр
10 февраль 2023, 10:07

Нәрсә ул коллаген һәм ул ни өчен кирәк?

Тиз ару, хәтер начараю, йоклый алмау - иртә картайта! 

Нәрсә ул коллаген һәм ул ни өчен кирәк?Нәрсә ул коллаген һәм ул ни өчен кирәк?
Нәрсә ул коллаген һәм ул ни өчен кирәк?

Коллаген ул организмның ныклыгын саклаучы аксым. Коллаген ул тән тиресенең, тешләрнең, сөякләрнең, чәчнең, кан тамырының иң мөһим компоненты.

Ләкин, 25 яшьтән узганнан соң, организмның коллаген эшләп чыгаруы кими. Шуның нәтиҗәсендә тән тиресе кибә һәм җыерчыклар барлыкка килә. Чәчләр коела, тырнаклар сынучанга әйләнә. Анкаулар еш канау да коллаген җитмәгәнлектән булырга мөмкин. Тиз ару, хәтер начараю, йоклый алмау да шул сәбәптән барлыкка килә.

Шуна күрә, яшь барган саен ашауга ныграк игътибар итәргә кирәк. Әгәр дә сез еш стресс кичерәсез икән, аның зарарлы тәэсиренә каршы тору өчен организмда коллаген җитештерүен арттыручы ризыклар ашарга кирәк.

Болар: сөякле шулпа, йомырка, желатин, тавык, сыер итләре, балык һәм диңгез продуктлары.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас