

Организмдагы сигналларга игътибар иткәнегез бармы, дуслар?
Тән тиресе кибү
Димәк организмга Е витамины җитешми. Аны тулыландыру өчен рационга күбрәк чикләвек, майлы балык һәм үсемлек майларын кертергә кирәк.
Чәч коелу һәм тырнак сыну
Бу симптомнар организмда В витамины һәм кальций җитмәү турында сөйли. Күбрәк борчак, бәрәңге, банан, ипи, төрле чикләвекләр ашау файдалы.
Уртлар еш канау
Организмда С витамины җитешмәгән өчен уртлар еш канарга мөмкин. Бу витамин суганда, сарымсакта, җиләк-җимеш һәм яшелчәләрдә бар. Бигрәк тә гөлҗимеш (төнәтмәсен эчәргә), карлыган, мандарин, гранат, лимон, кәбестә бу витаминга бай.
Алама йоклау һәм кәеф булмау
Магний һәм калий җитмәү турында сөйли. Бу микроэлементлар күрәгәдә, өрек кагында, караҗимештә һәм чөгендердә бар. Төнлә кул-аякларны көзән җыеру магний һәм калий җитмәү турында сөйли.