Файдалы киңәшләр
6 февраль 2023, 03:25

Бавырны чистартабыз. (рецепт)

Озак вакыт антибиотиклар эчкәннән соң, авызда ачы тәм булырга, ашаганнан соң күңел болганырга мөмкин. Әлеге яшелчә коктейле болардан котылырга ярдәм итә.

Бавырны чистартабыз. (рецепт)Бавырны чистартабыз. (рецепт)
Бавырны чистартабыз. (рецепт)

Бавыр — кеше организмының көчле биологик фильтры. Әмма вакыт-вакыт аның үзен дә чистартып тору зарур. Мәсәлән, озак антибиотиклар кабул иткәннән соң, бавыр тирәсендә авырлык сизелергә, авызда ачы тәм булырга, ашаганнан соң күңел болганырга мөмкин. Әлеге яшелчә коктейле болардан котылырга ярдәм итә. Рецептын саклап куегыз!

Сезгә кирәк булачак:

  3 кишер;

  2 яшел алма;

  1 чөгендер;

  кабыгы чистартылган ярты лимон;

  бер имбир тамыры;

  бер-ике яшел салат яки шпинат.

Барлык яшелчәләрне башта юып, чистартып, блендерда вакларга кирәк. Өстенә 2 стакан су өстәп, яхшылап бутарга.

Әзер коктейльне суыткычта саклагыз. Ун көн дәвамында ашарга ярты сәгать калгач, көненә 2-3 тапкыр 3 кашык эчеп куерга киңәш ителә.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас