Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
5 февраль 2023, 21:58

Эрбет белән дәваланабыз

Бу дару зур яшәү көче бирә.

Эрбет белән дәваланабыз
Эрбет белән дәваланабыз

Бу дару зур яшәү көче бирә.

 

Нервлар какшаганда, бөерләр, бавыр авыртканда, ашказанында ачылык артып киткәндә, ашказаны-эчәк юлларында проблемалар булганда, ашказаны ялкынсынганда, кан басымы күтәрелгәндә, атеросклероз, миома, фибромиома, ревматизм, азканлылык һәм лейкоз кебек бәлаләргә тарыганда яхшы ярдәм итә. Кан составын яхшырта.

Моның өчен кирәк:
1 стакан эрбет (кедр) чикләвеге (кабыгы белән алына, кайсыларын бераз изеп салырга була),
150 г (бер стаканга якын) шикәр комы,
0,5 л аракы.
Чикләвек белән шикәр өстенә аракы коеп, 14 көнгә караңгы урынга куярга.
Сыекчаны көн саен болгатып торырга кирәк.
14 көн узуга сөзеп алырга.
Калган куе масса өстенә тагын бер шешә аракы коярга һәм тагын
14 көн караңгы урында тотарга. Шуннан соң сөзеп, ике сыекчаны бергә кушарга.

Бу дәваны көненә 3 тапкыр, ашарга 20 минут кала бер десерт
калагы белән генә кабып куярга. Яртысына җиткәнче көн дә шулай эчәргә.
Аннары 7 көн ял итәргә.
Аннары тагын шул тәртиптә, калган өлеш эчелеп беткәнче дәвалануны дәвам итәбез. Әмма бу юлы инде аш кашыгы белән эчәргә кирәк.

Фото: ok.ru

Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: