Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
3 февраль 2023, 12:45

Файдалымы яки зыянлымы?

Сагыз чәйнәргә яратасызмы?

rf-smi.ru
Фото:rf-smi.ru

Сагыз – авыз куышлыгы гигиенасы чарасы, ул безне кариестан коткара дип саныйбыз. Әлбәттә, сагыз селәгәй бүлеп чыгаруга булышлык итә, ашаганнан соң авыз куышлыгындагы кислотаны нормаль хәлгә китерә, теш арасындагы азык калдыкларын чистартырга ярдәм итә. Белгечләр фикеренчә, сагыз чәйнәгәнче, ашаганнан соң, авызны су белән чайкатсаң күпкә яхшырак. Өстәвенә, сагыз теш казнасына, коронка һәм “ямалган” пломбага кире йогынты ясый. Шуның өчен теш табиблары сагызны тешләре сәламәт кешеләргә генә гигиена чарасы буларак кулланырга киңәш итә. Ә гастроэнтерологлар ашказаны-эчәк авырулары белән җәфаланучыларны сагыз чәйнәүдән тыелып торырга чакыра. Беренчеләренә дә, икенчеләренә дә ашаганнан соң гына 15-20 минут сагыз чәйнәргә була. Ач карынга һәм озак вакыт сагыз чәйнәү гастрит һәм ашазаны җәрәхәтенә китерә.

Сагыз чәйнәү белән артык нык мавыгу яңак авыртуга китерергә мөмкин (медицинада мондый очраклар да бар).

Балаларга сагыз бирер алдыннан игътибарлы булыгыз. Дүрт яшькә кадәр ул бөтенләй сагызның нәрсә икәнен белмәсә яхшырак. Бу яшьтән узгач, ак төстәге (хуш исле матдәләр һәм буяусыз) “мендәрчек”ләр бирә башларга мөмкин. Бала сагызны йотарга ярамаганлыгын һәм тәме беткәч чүп савытына ташларга кирәклеген аңларга тиеш. Моны аңа аңлату, төшендерү өлкәннәрнең бурычы. Белгечләр даими рәвештә сагыз чәйнәгән балаларның акыл-фикерләү сәләте акрынрак үсүне шушы гадәт белән бәйли. Чәйнәү балага уйларга, фикер тупларга комачаулый.

Аллергиядән җәфа чигүчеләр сагыз сайлаганда игътибарлы булырга тиеш: күпләренең составында ментол бар, ул бик көчле аллерген булып исәпләнә.

Гипертония белән авыручылар составында татлы тамырлы (солодка, икенче төрле лакрица дип тә атыйлар) сагыздан сак булса, хәерлерәк. Мондый сагыз кан басымын күтәрә. Белгечләр шикәрсез сагыз белән дә мавыкмаска киңәш итә. Шикәр алмаштыргычлар да кеше организмына зарарлы. Мисал өчен, күп микъдардагы сорбит - диареягә, ә фенилаланин гормональ баланс бозылуга китерә.

Иң сыйфатлы сагыз да тешләрне теш щеткасы һәм пастасыннан яхшырак тазартмый, шуны исегездән чыгармагыз. Тешләрегез сәламәт булсын дисәгез көненә ике мәртәбә — иртән һәм кич чистартыгыз, ашаганнан соң авызыгызны чайкатыгыз.

Читайте нас: