Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
30 гыйнвар 2023, 13:20

Һәр эшнең җае бар

Аш-су бүлмәсе хәйләләре.

Һәр эшнең җае бар
Һәр эшнең җае бар

*Аш-су бүлмәсендә ризык турар өчен кулланылган такталар даими һәм яхшылап чистартуга мохтаҗ. Моны аш серкәсе кушылган су эремәсе белән сөртергә мөмкин. Ләкин тактаны тагын да тизрәк чистартырга теләсәгез, лимонның яртысын кулланыгыз. Моның алдыннан тактага тоз сибегез.

*Пешергәндә су кәстрүлдән качмасын өчен, ачык савытка агач кашык куегыз. Ул күбекләрне тотып торачак һәм су качарга рөхсәт итмәячәк.

*Кием элгечләре кухнягызда файдалы булырга мөмкин. Алар белән ярма, шикәр һәм башка күпчелек ризыклар пакетын эләктереп куярга була.

*Әгәр сезнең дуковканың температура күрсәткече юк икән, температураны тикшерергә була. Моның өчен бер тамчы шикәр салыгыз, ул 186° температурада эри.

*Эмаль савыт-саба озаграк хезмәт итүен дәвам итәчәк, әгәр дә сатып алу белән анда тутырып су кайнатсагыз һәм суны суынганчы түкми торсагыз.

*Ашамлыкны микродулкынлы мичтә тигез итеп җылытырга мөмкин, әгәр ризык үзәгендә тишек ясасаң. Бу ысул макарон, дөге һәм башка каты ризыклар өчен генә яраклы.

*Кухня губкалары һәм челтәрләр өчен дезинфекция ясау өчен, аларны башта савыт-саба югыч белән яхшылап юыгыз һәм микродулкынлы мичкә максималь режимга 1 минутка куегыз.

*Кирәкле сатып алу исемлеген суыткычның тышына беркетеп куегыз. Теләсә кайсы вакытта аңа өстәмәләр язып куярга була.

*Әгәр сез микродулкынлы мичтә ике тәлинкәдәге ризыкны берьюлы җылытырга телисез икән, аларның берсен чынаякка куегыз.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: