Прополис латинчадан «бал корты җилеме» дигәнне аңлата. Ул гөмбәчекләрдән, бактериядән һәм вируслардан котылырга ярдәм итә.
Сөт белән рополис салкын тиюне һәм үпкә ялкынсынуын дәвалаудан тыш, йокыны яхшырта, хәл кертә, тынычландыра.
Прополисның 10%лы настойкасын даруханәдә сатып алырга була. Хәтта 25 мл савыттагысы да озакка җитәчәк һәм кыйммәт тә тормый.
Йоклар алдыннан 10 көн дәвамында 100 мл кайнар сөткә 20 тамчы настойка салып эчәргә мөмкин. Курсны 4-6 ай дәвамында кабатларга.
Балаларга салкын тигән вакытта прополис настойкасын кабул итә башлау белән аның файдасы сизеләчәк. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга төнгелеккә 1/3 чынаяк җылы сөткә 1-2 тамчы прополис тамызып бирергә була.
Олылар өчен: панкреатит, гастрит, ашказаны җәрәхәте, бавыр авырулары интектергәндә прополис настойкасын 6 ай дәвамында өстә күрсәтелгән схема буенча эчәргә мөмкин.
Игътибар! Кулланыр алдыннан табиб белән киңәшләшергә онытмагыз!