Безнең халыкта әүвәлге заманнарда мәҗлесләрдә кунаклар җыелып беткәч, башта: «Әйдәгез, сусагансыздыр, кунаклар, башта чәйләп алыйк», - дип, чәй тәкъдим иткәннәр. Әгәр алай булмаса, кунаклар ашап бетергәч, я дөньяви хәлләр турында гәпләшкәннән соң чәй бирелгән. Бу гадәт гаиләдә дә сакланган.
Соңгы вакытларда әллә ашыгып, әллә бүтән сәбәпләр аркасында, ашап туйганчы, шундук чәй я бүтән төр эчемлек тәкъдим ителә. Без моңа инде күнегеп тә беткән, алдын-артын бик уйлап та тормыйбыз. Әмма организм табигый бер «механизм» бит ул. Ә механизмны бер ялгышлык та сафтан чыгарырга мөмкин. Биредә дә шулай була: ашаган вакытта сыеклык эчкәч, ашказаны согы һәм азык эшкәртүче ферментлар сыегая. Шул сәбәпле, ашкайнату системасына эш кыенлаша. Нәтиҗәдә ашказанында, эчәкләрдә азык эшкәртелми, чери, начар исле газлар хасил була. Эч күбә.
Ә чәйне барыбер эчәсе килә. Әмма ул ашаганчы бер сәгать алдан я ашагач 2-3 сәгатьтән соң эчелсен. Болай иткәндә безнең ашказаны- эчәкләргә камил эшләү өчен тагын да этәргеч бирелгәндәй була. Ашказаны-эчәкләрдә азык калдыклары череп ятмый, вакытында чыгарыла.
Чәй дигәннән, чәйнең иң яхшысы пешергәч тә ясалганы була. Пешкәннән соң күбрәк вакыт узган саен, ул сыйфатын югалта бара. Пешереп 2 сәгать узганнан соң, чәйне эчәргә ярамый. Биредә, әлбәттә, чәйнең сыйфаты да зур әһәмияткә ия.