Тәҗрибәле онкологлар бер тавыштан яман шеш авырулары барлыкка килмәсен өчен дөрес тукланырга кирәк, ди. Шуңа күрә көндәлек рационда түбәндәге ризыклар булырга тиеш:
* Яшел чәй. Көненә 1-2 чынаяк эчәргә;
* Зәйтүн мае. Көнгә 1 аш кашыгы кабып кую җитә.
* Чия, кура җиләге, җир җиләге, гөлҗимеш, гранат, лимон, киви. Җиләкләрне җәй айларында көн дә ашарга, ә кышкылыкка туңдырып куярга мөмкин.
🔸 Көндәлек рационда яшелчәләр булырга тиеш. Бигрәк тә суган, брокколи, кәбестәнең барлык төрләре. Аларны парда пешереп яки чи килеш салат ясап ашарга була.
* Сарымсак. Аның иң файдалы үзенчәлеге – бактерияләргә каршы торуы. Ул организмның вируслы, салкын тию авыруларына каршы торырга булыша. Ә чирләмәсәк, организм көчле була, яман чирләргә дә бирешми.
Автор фотосы.