Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
28 гыйнвар 2023, 17:20

Көн дә иртән 3 финик ашагыз!

Ябыгырга теләүчеләр, күзләре алама күрүчеләр өчен ул аеруча файдалы. 

Көн дә иртән 3 финик ашагыз!
Көн дә иртән 3 финик ашагыз!

Бу җимешнең файдалы үзенчәлекләре бихисап. Аларны кипкән килеш тә, яңа өлгергән килеш тә ашыйлар.

Финик яман шеш авыруларының килеп чыгу ихтималын киметә, иммун системасын ныгыта, йөрәккә бик файдалы. Шулай ук А витамины, фосфор, натрий, кальций, калий, лактин, пантотен серкәсе һәм башка төр витаминнар, минераллар, тешләрне кариестан саклаучы фтор бар. Финик җимешендә холестерин юк. Финик аз калорийлы җимеш: бер финикта уртача 23 калорий. Шуңа күрә ябыгырга теләүчеләр, сәламәт тормыш рәвеше алып баручыларга алыштыргысыз азык ул.

Финик- энергия чыганагы. Аны ашасагыз, озак вакыт ачыктырмый. Күп илләрдә финикларны кеше сәламәтлеген ныгытучы, гомер озынлыгын тәэмин итүче  җимеш буларак файдаланалар. Кытайда, мәсәлән, финик кына ашап торучы йөзьяшәрләр булуы билгеле.

Бу җимеш күзләргә дә, нерв системасы, акыл эшчәнлеге, ашказаны, әчәкләр өчен файдалы, энергия һәм кәеф чыганагы булып тора.

Автор:Каспранова Ләйсән
Читайте нас: