+14 °С
Болытлы
Компьютер каршында утырганда, яки кәрәзле телефонны озак вакыт дәвамында кулланганда күзләр арый. Шуңа күрә җиңел гимнастикалар эшләргә мөмкин:
* 20 секунд дәвамында ерактагы предметка карашыгызны юнәлтегез, сездән якынча 20 адым ераклыкта урнашкан әйбергә игътибар итегез;
*Күзләрегезне йомыгыз һәм күз алмасын тәгәрәтегез, башта сәгать йөргән якка, аннары икенче аңа каршы якка;
*Күз кабакларын ачмыйча, күзләрегезне өскә һәм аска таба йөртегез;
*Күзләрне бер ачып бер йомып алып, шулай 30 секунд дәвамында кабатлагыз. Караш алга таба төбәлгән булсын.