Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
26 гыйнвар 2023, 17:10

Йөземле вак бәлеш

Хуҗабикәләр, эчлегенә әнис саласызмы?

Йөземле вак бәлеш
Йөземле вак бәлеш

Хуҗабикәләр, эчлегенә әнис саласызмы?

 

Милли кухнябызның тәмле ризыклары бик күп төрле. Ә вакытлар узган саен алар тагын да төрләндерелә, пешерү, ясау ысуллары арта, формалары үзгәрә. Кайбер шартларга яраклаштырыла. Әйтик йөзем бәлеше. Гөбәдиядән аермалы буларак, ул җиңелрәк әзерләнә.

Бер кап ак майны кыргыч (терка) аша чыгарабыз, он, бер чеметем чәй содасы белән уабыз, шуңа 2 тугланган йомырка,1 аш калагы  каймак салып яхшылап туглыйбыз.

150 грамм бүлмә температурасындагы суга 1 аш кашыгы шикәр комы, ярты чәй калагы тоз салып җебетәбез. Онлы катнашмага кушып камырыбызны яхшылап басып бетерәбез.

Камыр бик йомшак , кулга ябышмый торган була. Бер 15-20 минут каплап торып, камырыбызны ял иттерәбез.

Аннары инде вак кисәкләргә бүлеп, җәеп, эчлекне салып, вак бәлешләребезне ясап, табага тезеп, кызган духовкага куеп пешереп чыгарабыз.

 Кайнар килеш табынга бирәбез.
Вак бәлеш өчен эчлек: туралган җимешләр, бүрттерелгән дөге, тоз, шикәр комы, ак май, тәм өчен әнис орлыклары салабыз.

Фото: culture.ru, attuale.ru

Йөземле вак бәлеш
Йөземле вак бәлеш
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас: