Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
26 гыйнвар 2023, 10:40

Бүләктән баш тартырга буламы?

Яңа ел, бүләкләр мәле, үтсә дә, алда   8 Март, Гашыйклар көне, 23 февраль бәйрәмнәрендә тагын бүләкләр аласы-бирәсе бар әле. Шулай ук ел әйләнәсенә туган көн, туй, бәби тәпиен юу кебекләре дә бихисап. Менә шул чакларда тапшырылган бүләктән баш тартырга ярый дигән сүзләрне дә ишетергә мөмкин. Янәсе, сезгә кирәк булмаган, сез теләмәгән презент шкафта тузан җыеп ятмасын, урын алмасын өчен аны алудан баш тарту яхшырак. Бу чынлап та дөрес гамәлме?

Бүләктән баш тартырга буламы?
Бүләктән баш тартырга буламы?

Кайчан кабул итү яхшырак?

Башта бүләк бирүдән баш тарту – ким дигәндә, әдәпсезлек билгесе булган ситуацияләрне карап үтик.

*Барыннан да бигрәк, бу бүләк махсус, туган көн, туй, Яңа ел, 8 Март яки башка бәйрәм уңаеннан ясалган вакытта. Чөнки кеше бүләк сайлау өчен вакыт тапкан, аның өчен түләгән. Шуңа күрә, сез мондый кәнфит ашамасагыз да, ислемайны кулланмасагыз да, яисә бүләк ителгән әйбер бөтенләй зәвыксыз кебек тоелса да, презентны кабул итү яхшырак.

*Шулай ук кемдер үз куллары белән җан җылысын биреп ясаган бүләкләрдән (мәсәлән, үзе бәйләгән оекбаш, үзе язган шигырьләр җыентыгы, үзе төшергән картина һ.б.) дә баш тарту матур түгел.

Кайчан баш тартырга ярый?

Ә хәзер бүләктән баш тартырга мөмкин булган очраклар турында сөйләшик.

*Тапшырылган бүләкне алу зур уңайсызлыкларга китергәндә, этикет турында уйламыйча, йомшак кына сәбәбен аңлатып, баш тартырга була. Мәсәлән, баштан ук сезнең белән киңәшләшмичә ниндидер йорт хайваны бүләк итәләр ди. Әмма аны асрарга сезнең мөмкинлегегез юк (еш кына командировкаларга йөрисез, мәсәлән), яки гаиләгездә кемдәдер аллергия бар. Яисә бүләк артык зур һәм өегездә аны куярга урын юк. Шундый вакытларда кыенсынып тормаска һәм бүләк бирүчегә баш тартуыгыз турында әйтергә кирәк.

*Әгәр бөтенләй чит кеше кинәт нәрсәдер бирергә уйласа, сак булырга тиешсез. Сезгә зыян китерергә теләү куркынычы булырга мөмкин. Моның ихтималы кечкенә булса да, язмышны сынамыйча, бүләктән баш тарту яхшырак булыр.

Аз таныш кеше бүләк биргәндә, ситуациягә карарга кирәк. Сезгә кирәк булмаган әйберне алмасагыз да була. Шулай ук үзегезгә ошамаган, күңелегезгә ятмаган кешеләрдән дә бүләкләр алмагыз (бу яшь кыз-егетләргә кагыла).

*Кыйммәтле бүләкләрне туганнарга, дусларга, тормыш иптәшләренә, партнерларга бирергә ярый. Әйтик, мөнәсәбәтләр танышлык дәрәҗәсендә генә булса, андый презентны кабул иткәнче, яхшылап уйларга кирәк.

Эш шунда: мондый бүләк ниндидер бурыч йөкли. Әгәр дә ир-ат кыйммәтле бизәк яки матур смартфон тәкъдим итсә һәм хатын-кыз аны алса, ул ким дигәндә аның “мәхәббәтен” кабул итәр дип көтә. Шуңа күрә бүләк бирүче сездә бернинди уңай хисләр уятмаса, бүләкне кабул итмәү яхшырак.

Ә кайчак кыйммәтле бүләк сезнең яктан ниндидер ярдәмгә өмет иткәндә бирелә яки ул бөтенләй ришвәт буларак бирелергә мөмкин. Гомумән, хәлне анализлагыз. Күпчелек очракта мондый бүләкләрне алырга ярамый.

*Тагын бер очракта бүләктән баш тартырга була: кемдер үзенә кирәк булмаган әйберне сезгә бүләк итеп тәкъдим иткәндә. Өстәвенә, ул хәтта киелгән кием, иске китаплар, савыт-саба, артык төзек булмаган көнкүреш техникасы яки яраклылык срогы чыгучы азык-төлек булырга мөмкин. Бу әйбер кирәкми икән, аңардан баш тартырга хокуклысыз.

Иң мөһиме, бүләктән баш тартсагыз, сәбәбен аңлатырга онытмагыз. Һәм моны әдәпле итеп башкарырга кирәк.

 

Фото: izumili.ru

Бүләктән баш тартырга буламы?
Бүләктән баш тартырга буламы?
Автор:Шагеева Гульназ
Читайте нас: