Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
13 гыйнвар 2023, 17:00

Тел беркеп калса

Балагыз салкында атынгычны яки ишек тоткасын ялап, аның теле ябышса нишләргә?

kidsbebus.ru
Фото:kidsbebus.ru

Еш кына балалар салкында телен тимергә ябыштырып карый. Балалар мәйданчыгындагы конструкцияләргә телен ябыштырган балалар турында шактый еш ишетергә туры килә. Температуралар төрле булганда җылылык алмашы аркасында тел металлга ябыша. Салкын металлга тигәч, тел өслегендәге төкерек бик тиз суына һәм металл әйбергә мизгел эчендә ябышып ката.

Бу очракта телне тартып алу бик җитди зыян китерергә мөмкин. Бала телен үзенең сулышы белән җылыта ала – моның өчен борын белән суларга, һаваны авыздан чыгарырга кирәк.

Каткан өслеккә җылы сыеклык – чәй яки су салу нәтиҗәле була. Аны якындагы кибеттән алырга мөмкин. Кайнар су куллана күрмәгез. Башка сыеклык булмаса, кайнар су суынганын көтегез, җылы килеш кулланыгыз.

Телне металл өслектән тартып ала күрмәгез. Кайбер кеше металлны зажигалка белән җылытып карый, ләкин бу да куркыныч булуы ихтимал.

Әгәр бала телен тартып алып, зыян китерсә, аның башын иеп, теленә чиста тукыма куеп, бармаклар белән кысарга һәм берничә минут тотып, кан туктаганны көтәргә кирәк. Җитди зыян килсә, ашыгыч ярдәм чакырыгыз.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: