Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
13 гыйнвар 2023, 11:49

Смартфоныгыз суга төшсә…

Нәрсә эшләргә кирәк һәм нәрсә эшләргә ярамый?

Смартфоныгыз суга төшсә…
Смартфоныгыз суга төшсә…

Беренче чиратта нәрсә эшләргә кирәк?

* Гаджетны судан алып, батарейкасын, SIM-карта һәм “хәтер карта”сын чыгарырга кирәк.

* Якындагы смартфоннар төзекләндерү үзәгенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда ультратавыш ярдәмендә телефон эчендәге суны киптерәчәкләр.

*Андый мөмкинлек юк икән, үзаллы киптерергә кала. Иң яхшысы, җылы урынга куегыз да, гаджетыгыз турында 4-5 көнгә онытыгыз.

*Судан алу белән чиста спиртка коендыру ысулы да бар. Спирт суны “куып” чыгарачак, ә үзенең аның зыяны юк.

*Сулы телефонны тозга я булмаса дөгегә күмеп торырга була. Әмма тоз бөртекләре смартфонның тишекләренә кереп, уңайсызлыклар тудырырга мөмкин икәнен онытмаска кирәк. Һәм бу ысул смартфон чиста суга төшкәндә генә ярдәм итә. Ә сокка, чәйгә, компотка төшкән икән, белгечләр ярдәменнән тыш үзаллы гына киптереп, гаджетыгызны коткару икеле.

Нәрсә эшләргә һич ярамый?

*Соңгы модель смартфоннарның күбесе суга чумуга сүнә. Аны кабызырга ярамый.  Хәтта сүнмәгән очракта да, баскаламагыз.

*Телефонны фен яки җылылык батареясендә киптерергә ярамый, югары температура үзе дә зыян китерергә мөмкин.

*Суккаламагыз, каккаламагыз. Кергән суны сез барыбер алай гына чыгара алмаячаксыз, ә менә ул суның система эчендә таралуына булышлык итәчәксез.

*Гаджетны зарядкага куймагыз.

Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: