

*Балыкны бер - ике көн дәвамында суыткычсыз да сакларга була. Эчен алып, эре тоз белән эчләп-тышлап ышкыгыз һәм шикәр кушылган аш серкәсенә (0,5 л серкәгә 1-2 кисәк шикәр) манылган чүпрәккә төреп куегыз. *Сөттә пешкән тәмле ботка ашыйсыгыз килсә, дөге, тары, солы кебек ярмаларның сөттә суга караганда озаграк бүрткәнен истән чыгармаска кирәк. Шуңа күрә аларны алдан суда күпертеп, аннары сөттә пешереп бетерергә кирәк. *Ачык кәстрүлдә пешергәндә 20 процент тирәсе витамин юкка чыкса, ябып пешергәндә бу сан 5 проценттан артмый. *Киселгән лимон кибә башлаган икән, аны салкын суга салып торыгыз - ул яңарып китәчәк һәм сусылланачак. *Пешергәндә татлы борычның орлыкларын ташламагыз. Җыеп киптерегез. Кышын аны ризыкка кушарга була. Чынлыкта, орлыкларда борычның үзенә караганда да файдалы матдәләр күбрәк һәм ул ризыкка искитмәле хуш ис бирә. Шул рәвешле бик күп орлыкларны тәмләткеч буларак кулланырга мөмкин.