

Табигатьне саклау максатыннан (ә бәлки әлеге дә баягы акча эшләү өчендер) кибетләрдә ясалма чыршылар төре артканнан арта бара. Әмма барыбер Яңа елны хуш исен таратучы чын чыршыдан башка күз алдына китерүе авыр. Шунысы гына кызганыч, яшел кунак өй эчендә бик тиз “боега” һәм саргая. Яшел чыршы купшы килеш яңа елны каршыласын дисәгез, түбәндәге киңәшләргә колак салыгыз.
* Чыршыны берничә көн салкын урында, кәгазьгә урап (менә кайчан кирәк ул гәзит!) төреп тотыгыз. Агач җылылыкка акрынлап “күнегергә” тиеш, чөнки температураны кискен үзгәртү аңа файдага булмаячак.
*Өйгә керткәннән соң агач кәүсәсенең аскы өлешен 45 градус итеп кисегез.
*Агачны җылылык торбаларыннан ераграк куегыз.
* Ботакларына көнгә бер тапкыр булса да салкын су сиптерегез. Бүлмәдәге коры һавадан чыршының ботаклары кибәчәк. Ә су ярдәмендә аны озаграк саклап була. Өйдә ылыс исе дә озаграк торачак.
*Чыршыны озак саклауның иң җайлы ысулы – агачны дымлы ком салынган чиләккә утырту. Комга аспирин һәм шикәр комы кушылмасы салырга мөмкин (1 литр суга 1 аспирин һәм 3 кашык шикәр комы).
*Марганцовка кушылмасы да чыршы өчен бик яхшы тукландыру чарасы санала.
Әгәр дә чыршыны сулы чиләккә генә утыртасыз икән, суга глицерин (10 литрлы чиләккә 3 аш кашыгы) салырга була. Бер чеметем лимон кислотасы, желатин һәм бераз гына акбур салырга да мөмкин.