

Яңа елга торган саен вакыт азая бара. Бүләкләр әзерләдегезме әле? Юк, үзегезгә мәшәкать арттырып, чыгым күтәрер өчен түгел, ә игътибар күрсәтеп, якыннарыгызны сөендерер өчен. “Бик кыйммәт тә булмасын, файдалы да булсын” дигәннәр рәтендәгесен. Нәрсә бүләк итәргә белмисезме? Бәлки, безнең киңәшләр ярап куяр.
*Яңа ел – Куян елы. Бүләкләр дә аңа бәйле булса, кызыклырак. Мәсәлән, куян рәвешендәге копилка.
*Хатын-кызлар өчен кухня кирәк-ярагы беркайчан да актуальлеген югалтмый. Бик матур алъяпкыч (куян сурәте белән түгел, милли орнамент, чәчәкләр белән булса яхшырактыр), силикон куна тактасы яки башка кухня гаджеты.
*Зурлар өчен буягычлар (раскраска). Бу – бик мавыктыргыч шөгыль. Алар гадәттә, буяулар һәм пумалалар белән бергә сатыла. Төрле темага, төрле хакка табып була.
*Юл мендәре. Муенга киеп куя торган мондый мендәр юлда йөргәндә генә түгел, телевизор караганда да муенны ял иттереп алу өчен бик файдалы.
*Үсә торган чыршы. Гөлләр, үсемлекләр белән мавыгучы өчен менә дигән бүләк була ала. Үсә төшкәч, аны Яңа елда бизәп тә куярга мөмкин.
*Стресска крашы уенчык. Кулда әвәләп, нервларны тынычландырырга була.
*Төсен үзгәртүче чынаяк һәм чәй-сөзгеч. Көнен офиста үткәрүчеләр өчен әйбәт бүләк булачак ул. Кайнар су агызгач, чынаяк үзенең төсен үзгәртә.
*Хуш исле эфир майларыннан мунчада парланырга яратучылар баш тартмас. Нарат, лимон, бөтнек, мандарин исләре көч кертеп, күңелне күтәреп җибәрә. Мондый майларны ваннада, өй җыештырганда, аромолампа белән дә кулланып була.