Файдалы киңәшләр
16 декабрь 2022, 13:15

Йоклап китә алмасагыз

Әлеге ысул ярдәм итәр.

Йоклап китә алмасагызЙоклап китә алмасагыз
Йоклап китә алмасагыз

Әгәр йоклап булмый икән бу техниканы кулланып карагыз. Аркагызда ятыгыз. Максималь рәвештә иркенләп ятарга, ял итәргә тырышыгыз. Күзләр йомылырга тиеш. Күзләрегезне бер минут дәвамында (күз кабагын ачмыйча) бер якка әйләндерегез. Аннан соң әйләнүне бүтән юнәлештә кабатлагыз. Мондый күнегүне ким дигәндә 4 тапкыр кабатларга кирәк. ️ ️ Барлык мускулларның ничек йомшарганын күз алдыгызга китерегез. Аяклардан башлап җибәрегез. Бармакларыгызны, аннары аякларны җиңеләйтегез. Йөз мускулларын йомшартуга аеруча игътибар итегез. ️ ️ Бу күнегүне башкару вакытында сулышны күзәтергә кирәк. Барлык сулышлар: сулышны алу һәм чыгару тигез булырга тиеш.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас