

Гаймориттан игтегүчеләр бихисап бит ул. Кемдер табиб язып биргән дарулар белән дәвалана, кемдер табигатьтәге үләннәргә таяна. Кемгә шифасы ничек тия инде.
Ә менә Азнакайда яшәүче Сәвия апа гаймориттан дәва булырлык үзенең ысулын тәкъдим итә. Ул болай ди: “Гайморит булганда менә болай эшләргә кирәк: ачы торманы (редька) угычта уып, марляга салырга.
Ике өлеш ясарга кирәк. Бер өлешен 3 минутка ике каш арасына, икенче өлешен башның арт чүмеченә 5 минут куеп торырга кирәк. Икесен дә бер үк вакытта эшләргә кирәк аны.
3 көн рәттән куеп карагыз. 3 көннән соң, кирәк булса, берничә көн ял итеп, тагын куегыз. Заманында гаймориттан интеккән бабаема файдасы булды. Кирәк кеше кулланып карасын”.