Файдалы киңәшләр
14 декабрь 2022, 08:20

Сода гына дисәләр дә

Файдасы күп төрле

pulse.mail.rupulse.mail.ru
Фото:pulse.mail.ru

*Коры ютәл борчыганда бер стакан җылы сөткә бер чәй кашыгы аш содасы салып болгаталар һәм әкренләп эчәләр.

*Конъюнктивит булганда мамык дискны содалы эремәдә чылатып күзне сөртеп алалар.

*Ярты чәй кашыгы соданы суга болгатып эчү аритмия өянәген баса.

* Ярты чәй кашыгы сода белән бер чәй кашыгы тозны бер литр кайнар суга салып болгаталар. Эремәне транспортта барганда күңел болганса, агуланганда һәр 5 минут саен берәр аш кашыгы эчәләр.

* Тирләгәндә содалы эремә белән юыну тир бизләренең эшчәнлеген киметә.

*Урт ялкынсынганда да содалы эремә белән чайкатырга киңәш ителә.

*Ашказаны эшчәнлеге бозылганда бер стакан сөткә ике чеметем сода салып эчәргә була.

*Аягы тирләгән кешегә аяк киеменә сода сибәргә кушалар.

* Аш содасы аяктагы гөмбәчекләрне үтерергә сәләтле. Аның өчен 1 аш кашыгы содага аз гына суга салып болгаталар һәм шуны гөмбәчек зарар китергән урыннарга сөртәлә

* Кайнар су тутырган ваннага 100 грамм сода салсагыз, суыгыз йомшарып китәр.

* Каһвә хуш исле булсын өчен, аны кайната торган суга бер чеметем сода салыгыз.

* Суыткычтан ямьсез исне бетерергә дә сода булыша. Тәлинкәгә сода салып, суыткыч киштәсенә куегыз.

* Суга аз гына сода салсагыз, кәбестә һәм фасоль тизрәк пешә.

 

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас