Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
3 декабрь 2022, 15:55

Мунчада чабынасызмы?

Кайбер авырулар булганда мунчага барырга ярамый.

Мунчада чабынасызмы?
Мунчада чабынасызмы?

Эссе мунчада рәхәтләнеп чабынырга күпләр ярата. Бигрәк тә кышкы мунча бик “тәмле” була. Тик табиблар кайбер авырулар булган очракта эссе мунчага барырга ярамавы турында кисәтә.

Югары температуралы мунча гипертония һәм йөрәк-кан тамырлары патологияләре вакытында тыела. Гипертония, йөрәк-кан тамырлары патологияләре, гепатит, анемия һәм эпилепсия белән интегүче кешеләргә мунчага барырга ярамый.

Тире авырулары кискенләшкәндә мунча керүдән тыелып тору киңәш ителә. Шулай ук исерек килеш мунчага бару куркыныч. Алкоголь кан тамырларын киңәйтә, югары температура тәэсирендә дә шундый ук эффект күзәтелә. Мондый очракта кан тамырлары ярылырга мөмкин.

Бу бигрәк тә атеросклероз, варикоз яки гипертония кебек авырулар белән җәфаланучы кешеләр өчен куркыныч. Әгәр баш миендә кан тамыры зыян күрә икән, ул чакта мунчага бару инсульт белән тәмамланырга да мөмкин.

Тагын бер куркыныч нәрсә — алкоголь һәм югары температура кушылганда аритмия барлыкка килүе ихтимал. Аритмия инфаркт китереп чыгаруга сәбәбче булырга мөмкин.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: