

Һәрбер кешенең яраткан ризыклары исемлеге бар, аларны ул көн саен ашарга әзер. Ләкин, сез һәрвакыт үз теләкләрегезгә иярергә тиеш түгел. Гомумән сәламәтлек өчен файдалы ризыклар бар. Ләкин алар көн саен булса, файдасы минималь булачак. Ә менә мондый диета, һичшиксез, проблемаларны арттырачак. Бу нинди ризыклар соң?
*Кәбестә. Әлеге яшелчәләр антиоксидантларга һәм файдалы тукланмаларга бай, ләкин еш кына аларны ашау гипотиреозның сәбәбе-калкансыман бизгә гормон җитмәү белән бәйле.
*Тунец. Бу балыкның ите бик тәмле һәм протеинлы, ләкин анда терекөмеш күп. Шуңа күрә "тунецлы” диета нәтиҗәсендә организмда бу матдәнең артуы ихтимал һәм агулану куркынычы яный. Моның иң «зарарсыз» нәтиҗәләренең берсе-йөрәк ритмындагы өзеклекләр.
*Кипкән җимеш. Кипкән җимешләр (хөрмә, инжир, өрек, манго, җиләк һ.б.) яңа өлгергәннәренә караганда күбрәк шикәргә бай. Әгәр сезгә сәламәтлегегез мөһим икән аралаштырыбрак ашарга тырышыгыз.
*Мюсли һәм бөртеклеләр. Аларда витаминнар аз, ләкин шикәр һәм химик өстәмәләр күп. Көн саен мюсли ашау - сәламәтлеккә даими зыян китерү дигән сүз.
*Тозланган помидор һәм помидор пастасы. Помидорда ир-ат һәм хатын-кыз сәламәтлегенә зыян китерә торган кислоталар бар. Моннан тыш, маринадтагы тоз шешенү, артык авырлык барлыкка китерә.