Файдалы киңәшләр
2 декабрь 2022, 09:05

Иреннәрдә эрер гөбәдия

Ялларда үзегезне сыйларсыз.

Иреннәрдә эрер гөбәдияИреннәрдә эрер гөбәдия
Иреннәрдә эрер гөбәдия

Ялларда үзегезне сыйларсыз.

 

Шушы рецепт буенча эшләнгән гөбәдиянең камыры бик йомшак, ә эчлеге авызда эри торган тәмле була.

Күңел биреп пешерсәң, иң затлы табыннарның да иң зур сые ул гөбәдия. Эше күп аның, әмма бер авырлыгы да юк. Иң мөһиме – һәр ризыкны әзерләгәндә күңел җылысы салырга кирәк.

 

Камыр өчен кирәк:
- 4-5 аш кашыгы үсемлек мае;
- 1 аш кашыгы шикәр комы-;
- 1 йомырка;
-  чеметем тоз;

 - 1 чәй калагы чүпрә;
- ярты стакан сөт;

- ярты стакан су;

- 0,5 чәй калагы тоз;

- он чама белән;

- эретелгән ак май.

 

Эчлек өчен:

 

3 йомырка; 1,5 стакан бүрттерелгән дөге (тулы булмаган бер стакан); кызыл эремчек- 300 грамм; йөзем - 300 грамм; пешкән йомырка - 3; шикәр комы чама белән.

Дөгене тозлы суда бүрттерәбез. Изелгәнче пешермиләр. Йомшара башлауга ук дуршлагка алып салабыз. Каралмасын өчен эссе су белән чайкарга кирәк. Ул арада зур гына кисәк ак майны (сыер мае булса тагын да яхшырак) эретәбез.

Гөбәдияне пешерер алдыннан, иң беренче эш итеп,  йөземне бүрттерергә эссе суга салып куярга кирәк. Кызыл эремчек сулы булса, аны коры чүпрәккә салып саркытырга кирәк.

Күрсәтелгән күләмдә ингридиентларны салып камыр басабыз: сөт белән суга чүпрә, йомырка, шикәр комы, тоз, үсемлек мае салып гөбәдия камырына баш ясала.

15 минутлап вакыт үтүгә, ягъни, чүпрә, тоз, шикәр комы эреп бетүгә, гөбәдиянең камыры басыла. Аны он куша-куша, йомшак кына итеп басарга. Катнашмасында үсемлек мае да булгач, ул кулга ябышып бармас. Камыр әзер булуга, өстен каплап, я булмаса полиэтилен капчыкка салып, 1-2 сәгать ял иттерү кирәк.

Астагы өлеше зуррак итеп җәелә, капкачы бәләкәйрәк була. Аннары түбәндәге тәртип буенча ингредиентлар салына: 

Башта кызыл эремчек һәм шикәр комы, аның өстенә дөге, дөге өстеннән вак кыргычтан кырылган йомырка һәм соңыннан – йөзем салына. Шуларның өстенә 17 аш кашыгы эретелгән ак май сибәбез.

Капкач камырны каплап, гөбәдиянең кырыйларын чемтеп чыккач, өстенә йомшарган ак май белән онны уып сибәбез һәм 30-40 минутка җылы газ миченә куябыз.

Җылы килеш бигрәк тәмле була!
Татар халкының милли ризыкларының берсе булган гөбәдияне һәр хатын-кыз пешерә белергә, Коръән ашлары, туган көн кебек бәйрәмнәрдә ул һәрвакыт өстәл түрендә торырга тиеш. Гөбәдия – гади генә ризык түгел, ә халкыбызның иң күркәм милли ашы! 


 

Иреннәрдә эрер гөбәдия
Иреннәрдә эрер гөбәдия
Автор:Тухватуллина Алсу
Читайте нас