Барлык яңалыклар
Файдалы киңәшләр
1 декабрь 2022, 12:40

Озаграк яшисең

Хөрмә файдалы да, тәмле дә.

medboli.ru
Фото:medboli.ru

Хөрмә ашказаны-эчәк тракты проблемаларыннан коткара, гипертониядән ярдәм итә, аның бөергә таш утыру куркынычы булганда файдасы зур, бәвелне куа. Яман шеш авыруларын, үпкә чирләрен кисәтә, картаюдан саклый, нервларны тынычландыра, акыл эшчәнлеген яхшырта. Хөрмә яратучыларның озаграк яшәве билгеле.

Витаминнар һәм минераллар күп. Хөрмә — файдалы матдәләр: бакыр, цинк, тимер, магний, калий, марганец, фосфор, натрий, протеинга, А, А1, С, В төркеме витаминнарына бай.

Симертми. Хөрмә баллы булгач, күпләр аны бик калорияле дип уйлый һәм ашамаска тырыша. Әмма бу дөреслеккә туры килми! Диетологлар раславынча, хөрмәдән бик тазарып булмый, чөнки ул баллы булса да, калориясе гадәти боткаларныкыннан да түбәнрәк.

Йөклеләргә дә файдалы. Хөрмәне бала тапканчы да, аннан соң да ашарга кушалар, чөнки бу җимеш составында аналыкны кыскарта һәм бала тапканда авыртны баса торган матдәләр бар. Кыскасы, хатын-кыз организмын ныгытырга ярдәм итә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: